Русская версия | Татар версиясе

Пермь өлкәсенең татар яшьләре региональ иҗтимагый оешмасы «Чәк чәк»

Региональная общественная организация татарской молодёжи Пермского края "Чак-Чак"

Безнең турында

Безнең миссия-татар яшьләренә мәдәни һәм мәгьрифәт мәйдан булдыру,шул исәптән:

  • - милли узаң тәрбияләү
  • - татар мәдәниятен үстерү һәм саклап калу
  • - татар яшьләрен берләштерү,таныштыру,тәҗрибә һәм мәгьлумат белән уртаклашу

Беренче презентациябез 2014 елның 17 февралендә, «Туган тел» кичәсендә булды.
Оешмабыз шушы еллар эчендә купсанлы зур чаралар уткәрде. Бу чаралар шәһәребез татарларын гына түгел,краебызда,һәм төрле төбәкләрдә яшәүчеләрне дә берләштерде.

“Чәк – чәк” тә яңа дуслар табыла! Син дә безгә кушыл!

 

Төп юнәлешләребез

“Татар телен өйрәнү” курслары.

”Чәк – чәк” туган телебезне саклап калырга ярдәм итә. Дәресләр атнасына бер – ике тапкыр, ял һәм эш көннәрендә үтә.

Кул эшлэре мастер – классы.

Безнең остазыбыз белән кызлар калфаклар тегәргә,татар стилендәге брошьлар ясарга һәм тамбур чигүе серләренә өйрәнә.

Татар фатирчыклары

Активистлар монда татар фильмнарын карау, өстәл уеннары уйнау, татар җырларын гитарада уйнап җырлау оештыра.

Милләтара хезмәттәшлек

“Чәк – чәк” милләтара чараларда актив катнаша,шулай ук шэһәребезнең башка милләт яшьләр оешмалары белән бәйләнештә яши.

Хәйрия

Без “Мин балаларга булышам” фонды белән берлектә эшлибез, белем көненә киемнәр,яңа елга күчтәнәчләр җыябыз.Этләр һәм песиләр приютын дару,акча,җылы әйберләр белән тәэмин итәбез.

Рухи – әхлакый юнәлеш

Оешмабыз Пермь крае мөселманнарының региональ Диния назәрәте оештырган чараларда катнаша һәм ярдәм күрсәтә.

Зур чаралар

“Пермь крае татар кызы” – гүзәллек һәм сәләт бәйгесе.

Кабатланмас бу мәдәни вакыйга ,Пермь крае татар кызларының сәләтен,гүзәллеген,күңел матурлыгын күрергә ярдәм итә.Төп мәсьәлә булып,татар кызларының матурлыгы һәм сөйкемлелеге аша халкыбызда мәдәнияткә,тарихка мәхәббәт һәм кызыксыну уяту тора.

“Пермь крае татар яшьләре көннәре” фестивале

Чараның максаты булып татар яшьләрен берләштерү,мәдәни һәм эшмәкәр бәйләнеш арттыру,татар яшьләре оешмалары алдында куелган мәсьәләләрне хәл итү,аларда ана теленә,тарихыбызга кызыксыну уяту,гореф – гадәтләрне өйрәнү,милли үзаң тәрбияләү тора.

Пермь крае балаларының Сабантуе.

Милли зирәклек һәм табигыйлек белән сугарылган бу бәйрәмдә балаларыбыз милли уеннар белән таныша,көч сыный.Сабантуйны балалар чыгышлары ,шәһәребез һәм краебыз артистларының концерт номерлары бизи.Иң мөһиме – бер катнашучы да бүләксез калмый!

Яналыклар

“Татар мәдәнияте.Яңа караш” проекты кысаларында президент грантына ия буларак,безне түбәндәге чаралар көтә:

Шулай ук һәрдаим үткәреләчәк татар теле,кул эшләре,тарих һәм вокал курслары.
Бу мәгьлүмәтне саклап кал һәм безнең белән бергә бул!!!
#chakchak59 #татарыперми #tatafisha59

Ничек активист булырга?

Синең дә шәһәреңдә үткән татар чараларында катнашасың киләме? Безгә яз,безгә кушыл!
“Чәк – чәк”тә яңа дуслар табыла!

Безгә яз